erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген ботка, токмач ашамагыз

30 майга сынамышлар

Бүген бәрәңгедән ризыклар әзерләргә кирәк. 30 май сынамышлары шулай куша.
Табында бәрәңгедән әзерләнгән ризыклар никадәр күп булса, быел бәрәңге уңышы да шулкадәр яхшы булачак икән. Әзерләнгән ризыкларны көнендә ашап бетерү хәерле.

30 майда ботка, макарон кебек ризыклардан тыелып тору да хәерле икән.
Һәр эшне уйлап башкарырга кирәк. Ашыгып карарлар кабул итәргә ярамый, чөнки бүген кабул ителгән мөһим карарлар уңышлы булмаячак. Хәтта алданырга мөмкин, сак булыгыз.

30 майда урманга бармаска киңәш иткән борынгылар. Елан чагарга мөмкин икән.
Бакчасына нидер утырткан кешеләр үзләрен тыйнак тотсын. Кич буе күңел ачсалар, утырткан әйберләре тишелмәячәк, ди.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүген алкоголь кулланган кешене озак вакыт курку-шөбһәләр, авыртынулар көтәчәк икән.
30 майда юлга чыкмау хәерле, дигән ышану да бар. Әгәр инде юлга чыкмау мөмкин түгел икән, сак булыгыз, әйберләрегезне карап йөртегез.

Бәби көткән хатын-кызлар бүген кызыл әйберләргә тимәсен, балалары вакытыннан алда дөньяга килергә мөмкин, имеш.
Бүгенге көннең төп сынамышы — 30 май нинди, җәй дә шундый булачак икән…

Чыганак: https://bavly-tat.ru/news/synamyshlar/30-maiga-synamyslar-1716982485

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев