Бүген кайбер районнарда боз явачак
Татарстанда 3 июнь кичендә һәм 4 июнь көнне көндез һава торышының начарлануын фаразлыйлар
. Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада яшен көтелә, ә кайбер районнарда хәтта боз да явачак. Өстәвенә, мондый һава шартлары Казанда да булачак. Берникадәр вакытка төбәктә җил дә көчәя. Аның тизлеге 4-5 июньдә 15-18 метр тәшкил итәчәк, урыны белән 22 метрга кадәр җитәчәге фаразлана, дип яза Татар-информ. Аңарчы Бөгелмә районындагы бер авылга көчле яңгыр зыян китергән: юллар тулысынча диярлек су астында калган, дип хәбәр ителде. Җирле халык әйтүенчә, су агымы агачларны аударган, коймаларны җимергән, зират су астында калган.
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=44249
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев