erid:2VtzquqpS7d
Бүген Питрау көне
Яңалыклар

Бүген Питрау көне

Бүген 12 июль - җәйнең ярты чиген билгеләүче Питрау көне

Бу көннән соң кошлар сайраудан туктый, үләннәрнең шифасы акрынлап тамырларына күчә башлый, күкеләр дә тына.

Шуңа күрә әбиләребез бу көнне болын-кырларга чыгып, 40 төрле үлән, имән, каен, өрәңге себеркеләренең соңгыларын җыеп кайтырга тырышканнар.

Питрау һәм аннан соңгы берничә көн әле көзнең ничек килүен сыный торган көн дә исәпләнә.
Мәсәлән, әгәр дә сандугач Питраудан соң сайраса, димәк, көз 4-5 атнага соңарып килә икән дигәннәр. Ә менә күке Питрау белән тынмаса, көз бик озак булачак дип фаразлаганнар.

Чыганак: https://tulachi.ru/news/rayon-yaalyklary/bugen-12-iiul-ainen-iarty-cigen-bilgelauce-pitrau-kone

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев