erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Быел абитуриентлар өчен нинди яңалыклар кертелгән?

Югары уку йортлары булачак студентларны колач каршы ала

Чыгарылыш сыйныф укучылары киләчәген сайлый. Укырга керү юнәлешләре инде күптән чамалангандыр, билгеле. Хәзер, тупланган БДИ балларына карап, уку йортын тәгаенләү чираты.

20 июньдә илнең югары уку йортларына кабул итү кампаниясе башланды. Әмма чыгарылыш сыйныф укучыларының күпчелеге кулларына аттестатны әле шушы көннәрдә генә алды. Шуңа күрә дә кабул итү комиссияләрендә эш яңа җанланып китте. Абитуриентлар, документларын тотып, вузларга агыла башлады. 

Хәер, бүген уку йортына турыдан-туры килеп торуның да артык кирәге юк. Укырга керү өчен гаризаны «Госуслуги» порталында «Вузга онлайн кер» суперсервисы ярдәмендә тапшырырга мөмкин. Әмма Татарстан вузларында үзләренең булачак студентлары белән күзгә-күз аралашуны өстенрәк күрәләр. 

Студентларны бу юлы да Татарстанның 45 вузы һәм филиалларында (шуларның 28е – дәүләтнеке) колач җәеп көтәләр. Һәркайсының үзләренә иң яхшы абитуриентларны җәлеп итәселәре килә. Яңа кызыклы юнәлешләр, югары балл ияләренә һәм олимпиада җиңүчеләренә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр, югары стипендияләр, тәрәзәләре Кремльгә карап торган тулай торак бүлмәләре – һәр вузның үз кызыктыргыч чаралары бар. Уку йортларының сайтларында болар хакында бәйнә-бәйнә язылган. Шунда ук абитуриентлар гамәлдә булган уку программалары, вузга узу өчен якынча баллар күләмен, түләүле уку бәяләрен белә ала.

Быел Татарстан вузларына укытуның бюджет формасына кабул итү өчен (югары белем бирү программалары: бакалавриат, специалитет, магистратура) 23 меңнән артык урын бүлеп бирелгән. 2024 ел белән чагыштырганда, бу 4,5 процентка күбрәк (2024 елда 22 мең урын булган, 2023 елда – 21,1 мең), дип сөйләде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Министр билгеләп үткәнчә, барлык бюджет урыннарның 60 проценты традицион рәвештә республиканың өч иң зур вузына туры килә. Болар – Казан федераль университет, Казан технология илкүләм тикшеренү университеты (КХТИ) һәм Туполев исемендәге Казан техник илкүләм тикшеренү университетына (КАИ).

Агымдагы елдан югары уку йортларына кабул итү тәртибе Россия Фән һәм югары белем министрлыгының яңа боерыгы белән регламентлана, ул 2029 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак, дип искәртте Илсур Һадиуллин. Бер төркем яңалыклар да бар:

- Бюджет формасына керү өчен аттестатның төп нөсхәсе урынына бер вузга керү турында ризалык бирергә кирәк. 

- Документларны 5 югары уку йортына 5 белгечлеккә тапшырырга мөмкин. 

- Хәзер максатчан квота буенча укырга керүчеләр өстәмә 5 балл алырга мөмкин. Аларны шәхси казанышлар баллары белән кушалар. Шулай итеп, максатчан программа буенча укырга керүче абитуриент өстәмә рәвештә 15 баллга ия булырга мөмкин. 

- Быелдан югары уку йорты тарафыннан кабул итү кампаниясе башланганчы билгеләгән түләүле урыннар саны арттырыла алмый.

Гомумән алганда, абитуриентларны максатчан белем алу мөмкинлекләренә игътибарлырак булырга чакырдылар. Татарстан вузлары оешма-предприятиеләр белән бик тыгыз элемтәдә тора, кадрлар әзерләүдә ихтыяҗдан чыгып эш итүне өстенлекле дип саный. “Работа в России” порталында теләгән һәр абитуриент булачак эш бирүче белән килешү төзергә мөмкин. Абитуриентлар карамагына 1900 эш бирүчедән 4 мең эш урыны тәкъдим ителә. Оешмалар исә уку дәверендә булачак кадрларын өстәмә стипендияләр белән тәэмин итә.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев