erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел җәй нинди булыр ? (Фараз)

2024 ел 2023 елдан эссерәк булырга мөмкин. Узган ел температура буенча рекордлы ел булган иде.

Әмма термометрда югары «+» күрсәткечләре мәңгелек туңлык деградациясенә китерергә мөмкин. Бу Россия өчен инфраструктура кыенлыклары китереп чыгару ихтималы белән куркыныч, дип яза РБК.

Елның җылылык дәрәҗәсе Эль-Ниньо эффектының иң югары ноктага җитүенә бәйле, дип аңлата Воейков исемендәге Баш геофизика обсерваториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, физика-математика фәннәре кандидаты Андрей Киселев.

  • Эль-Ниньо – Тын океанның экваториаль өлеше гадәттәгедән 3 градустан артык булмаган күрсәткечкә җылыну күренеше. Эль-Ниньодан тыш, океанда температура киресенчә төшү процессы да бар — Ла-нинья. Алар һәр ике-җиде ел саен бер-берсен алыштыра һәм климатка тәэсир итә, катаклизмнар (корылык, су басу яки уңышсызлык) китереп чыгара.

Киселев сүзләренчә, Эль-Ниньо 2024 ел уртасында тәмамланырга мөмкин. Бу инде әлеге күренеш йогынтысының иң югары ноктасы туры килгән икенче «һөҗүм». Димәк, 2024 ел иң эссе ел булыр дип фаразлана.

Шул ук вакытта Россия фәннәр академиясе Обухов исемендәге Атмосфера физикасы институты директоры урынбасары Александр Чернокульский 2025 ел салкынрак булачак, дип өстәде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Экспертлар температура күтәрелүе бозлар эрү һәм дөнья океаны биеклеге күтәрелүгә китерү ихтималы белән куркыныч дип ассызыклады. Киселев сүзләренчә, су басу куркынычы булырга мөмкин, бигрәк тә океандагы утрауларда. Куркыныч зонасына Нидерланды, Венеция, Санкт-Петербург керә.

Тагын бер куркыныч: мәңгелек туң зонасында урнашкан инфраструктураның авариялелеге арту. Киселев фикеренчә, бозлар эреп, Төньяк диңгез юлы җимерелсә, яңа инфраструктура төзергә кирәк булачак. Шулай ук мәңгелек туңлыкта күп кенә парник газлары – CO2, метан бар. Алар деградация очрагында атмосферага чыгып китәчәк, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://atnya-rt.ru/news/khbrlr/belgeclar-2024-el-2023-eldan-esserak-bulyr-dip-farazlyi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X