Татарстанда март аенда талпан кадалуның 4660 очрагы теркәлгән.
Бу моннан алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда бер ярым тапкырга күбрәк. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Бу язның иртә һәм җылы килүе белән аңлатыла. Шул сәбәпле, талпаннар сезонны иртәрәк башлаган, шулай ук аларның кешегә кадалу очраклары да арткан, – диде Любовь Авдонина.
Чыганак: Татар-информ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев