erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чыршы кискән өчен ничә сум штраф яный?

Агач кискән өчен физик затларга 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф яный.

20 декабрьдә Татарстанда «Чыршы» оператив-профилактик чарасы башланды. Урман хуҗалыгы белгечләре ылыслы агачлар күп булган урман кишәрлекләрендә көн саен патрульлек итәчәк. Операция 31 декабрьгә кадәр була. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Көчәйтелгән эш режимына күчәбез. Урманчылыклар һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләре хезмәткәрләре катнашында 140тан артык мобиль патруль төркеме булдырылды", — диде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров.

Агачларны законсыз кисү, аларга зыян китерү өчен физик затларга 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Агачларны законсыз кискән зат киселгән агач токымына, аның үсүенә һәм урманнарны саклау категориясенә бәйле булган урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак. Зыян Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 29 декабрендәге 1730 номерлы карары нигезендә исәпләнә.

Урман законнарын бозуның барлык фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук «Халык контроле» мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин.

https://tatar-inform.tatar/news/society/22-12-2019/tatarstanda-chyrshy-operatsiyase-bashlandy-5712412

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X