2 февральдә Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында урнашкан «Кояшкай» балалар бакчасында бинаның түбәсе өлешчә ишелде. Вакыйга нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.
Тикшерү органнары мәгълүматына караганда, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү нәтиҗәләре Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга җиткереләчәк.
Алдан билгеләнгән версия буенча, түбә ишелүенә карны тиешенчә чистартмау сәбәпче булырга мөмкин. Район башлыгы Марат Гафаров сүзләренчә, балаларның һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлегенә куркыныч янамаган. «Бәхеткә, әлеге хәл вакытында бакчада балалар булмаган», — дип белдерде ул.
Белгечләр ачыклаганча, балалар бакчасының түбәсе 2011 елда капиталь ремонтланган. 2024 елда исә бина эчендә ремонт эшләре башкарылган һәм территория төзекләндерелгән.
Тикшерү һәм торгызу эшләре тәмамланганчы, балалар бакчасы вакытлыча ябылган. Балалар районның башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә күчерелгән.
Өстәмә мәгълүмат алга таба тикшерү нәтиҗәләре буенча хәбәр ителәчәк.
Чыганак: Татар-информ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев