erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чын ир-егет үстергән Анага рәхмәт!

Район башлыгы Илшат Нуриев исеменә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче райондашыбыз, гвардия лейтенанты Олег Андреевич Никитинның әнисе Анна Арсентьевнага тапшыруны сорап улының командиры Рәхмәт хаты җибәргән. Анда Олег Андреевичны әти-әнисе үз Ватанының чын патриоты итеп тәрбияләүләре әйтелә.

Ул 2023 елның октябрендә махсус хәрби операция зонасына килә, Луганск Халык Республикасы, Донецк Халык Республикасы торак пунктларын, шул исәптән Авдеевка шәһәрен азат итүдә турыдан-туры катнаша. Үзен ышанычлы сугышчан иптәш, үз Ватанын намусы кушканча  сак-лаучы офицер итеп таныта. Ул сугышчан бурычларны үтәү барышында теләсә нинди шартларда үзен батырларча тота.  Олег Андреевич Дәүләт бүләкләренә лаек булган. “Сездән Никитина Анна Арсентьевнага аның улы Никитин Олег Андреевичның үзенең хезмәте белән безнең гомуми Җиңүне  якынайтучы чын хәрби хезмәткәр икәнлеген хәбәр итүегезне сорыйм“, – диелә хатта.

Олег Андреевич районда билгеле шәхес, ачык йөзле, һәрвакыт һәркемгә ярдәмгә килергә әзер, районда компьютерлар буенча  эш итә  башлаган беренче белгечләрнең берсе, менә дигән программачы. Редакциягә дә килеп компьютерларны көйләп, яңа программалар кертеп бирә иде. Без аның Үрнәк бистәсендә яшәвен белә идек. Ә туган җире Теләче районындагы Әбде дигән авыл икән!

Район башлыгы Илшат Нуриев белән Олег Андреевичның туган авылына юл тоттык. Теләчедә безгә район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та кушылды.
Әбдегә район үзәгеннән соң да 50 чакрым чамасы барасы икән. Заманында Мамадыш юлы буенда урнашкан зур авыл булган ул. Элекке ике катлы байлар йортлары, кызыл кирпечтән салынган кибет, чиркәү әлеге көнгә кадәр әйбәт сакланган.

Безне авыл башында җирлек башлыгы каршы алды. Анна Арсентьевна күрше хатыны белән урамда көтә иде. Район башлыклары белән күрешкәч ул елап ук җибәрде. Билгеле, аңа кунаклар киләсен, ни өчен киләселәрен алдан әйткән булганнар. Ә ул күңелдә сезне күргәнче шик яшәде, ди. Әниләр шул инде...
 Анна һәм Андрей Никитиннар биш ул тәрбияләп үстергәннәр. Күршеләре аеруча Олегны мактап искә алдылар. Бишкә генә укыды, бик кешелекле, ярдәмчел иде диләр. Әтиләре шактый еллар элек вафат булган.

Илшат Габделфәртович Анна Арсентьевнага улының командирының Рәхмәт хатын, күчтәнәч тапшырды, сәламәтлек, сабырлык теләде.
Олег Андреевичны белгән һәркем аны җылы итеп искә ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Олег минем иң якын, чын дустым иде, – ди Үрнәк бистәсендә яшәүче Рамил Гафуров. – Без, гомумән, гаиләләр белән дус идек. Алар узган гасырның туксанынчы еллары ахырында килеп урнаштылар. Хатыны Римма белән ике ул үстерделәр. Олег урман хуҗалыгында программачы булып эшләде, аннан район хакимиятенә алдылар. Соңрак үз эшен ачып җибәрде. Без башта аның  контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына китәргә җыенуын җитди кабул итмәдек, болай гына әйтәдер, дип уйладык. Аның белән ялдан кайтканда Казанда очраштык, без самолеттан төштек, ул утырырга җыена иде. “Мин шулай хәл иттем!“ – диде.

Шушы юлларны язып утырганда шатлыклы хәбәр алдык: якташыбыз Олег Никитинга гвардия өлкән лейтенанты дәрәҗәсе биргәннәр. Котлыйбыз!

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 31 июленә кадәр Татарстанда контракт төзегән очракта бер тапкыр 1500000 сумга кадәр түләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев