erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт Думасында мәктәпләргә хезмәт дәресләрен кире кайтаруны бертавыштан хупладылар

Дәүләт Думасында мәктәпләрдә мәҗбүри хезмәт дәресе турындагы төзәтмәне бертавыштан кабул иттеләр.

Парламентның түбән палатасы депутаты Айрат Фәррахов телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте.

«Иң мөһиме: 2024 елның 1 сентябреннән I-IX сыйныфларда хезмәт (технология) дәресе мәҗбүри предметларның берсе булачак», - диде Дәүләт Думасы депутаты. Залдагы депутатларның барысы да (309 кеше) төзәтмәләрне яклап тавыш бирде.

Моннан тыш, Дәүләт Думасы дәрес вакытында телефон куллануга кагылышлы төзәтмәләрне дә хуплады. Алардан бары тик укучылар, мәгариф оешмасы хезмәткәрләренең тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган очракта гына файдаланып булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2024 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә урта һәм башлангыч сыйныфлар өчен мәҗбүри хезмәт дәресләрен кертү тәкъдимен элегрәк Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты хуплап чыккан иде.

Искәртеп узабыз, ноябрь аенда парламентарийлар, гадәттән тыш очраклардан тыш, дәресләрдә телефон куллануны тыю идеясен беренче укылышта хуплады. Документның икенче укылышына хезмәт дәресләрен мәҗбүри мәктәп дисциплиналары исемлегенә кертү турындагы төзәтмәне өстәделәр.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X