erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Дәүләт торак фонды ТРның 19 меңгә якын мәгариф хезмәткәренең торак шартларын яхшыртты

Социаль ипотека шартлары 2005 елдан бирле үзгәрешсез калды.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасын гамәлгә ашыруның 21 елында Татарстанның 139 меңнән артык гаиләсен, шул исәптән 18 857 педагогны ташламалы торак белән тәэмин итте.

Кичә ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов республика мәгариф системасында төп рольнең педагогларга бирелүен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, бурыч – аларның эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру һәм гомумән укытучы һөнәренең абруен күтәрү. Республикада бу юнәлештә комплекслы карарлар кабул ителде, шул исәптән яшь белгечләргә өстәмә түләү, грантлар һәм торак сертификаты.

Социаль ипотека шартлары 2005 елдан бирле үзгәрешсез калды. Ул Дәүләт торак фонды тарафыннан 28,5 елга кадәр еллык 7% белән бирелә. ТУЛЫРАК


Нет комментариев