«Дәүләт хезмәтләре»ндә автомобиль хуҗалары өчен яңа функция барлыкка килде
«Дәүләт хезмәтләре»ндә аноним хәбәр җибәрү функциясе барлыкка килде.
"Госуслуги" мобиль кушымтасының яңартылуы белән биредә яңа мөмкинлек тә барлыкка килде. Ул автомобиль хуҗаларына аноним хәбәрләр җибәрү белән бәйле.
Яңа функция аша кабызылган фаралар, ачык тәрәзә, сигнализация эшләп торуы, тишелгән машина тәгәрмәче, машинаны эвакуацияләү яки аның катнашындагы юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр итәргә мөмкин. Шулай ук башка машина йөртүчегә төрле белдерүләр җибәрергә мөмкин — мәсәлән, әгәр машинасын тиешсез урында калдырып киткән булса.
Яңа опциядән файдалану өчен "хокук транспорты" ("Транспорт Права") бүлегенә күчү һәм "проблема турында транспорт чарасы хуҗасына хәбәр"не сайлау да җитә. Шулай ук автомобильнең теркәү номерын да күрсәтергә кирәк булачак.
Адресат, үз чиратында, хәбәрнамә җибәрелгән локация турында мәгълүмат алачак.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев