Декабрь һәм гыйнварда ничек ял итәчәкбез?
Яңа ел бәйрәмнәре быел 30 декабрь көнне үк башланачак.
Быел Яңа ел каникуллары рәсми рәвештә 30 декабрь көнне (шимбә) башланып, 10 көн дәвам итәчәк. 29 декабрь - гадәти эш көне, әмма эш бирүчеләр аны кыскартырга хокуклы.
31 көнлек гыйнварның 14 көне ял булачак. 9 нчы числога кадәр дәвам иткән Яңа ел каникулларыннан тыш, 13-14, 20-21, 27-28 гыйнвар көннәре дә шимбә-якшәмбегә туры килә.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев