erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Депутатлар мәктәпләрдә өй эшләрен тикшерү тәртибен үзгәртергә тәкъдим итте

Дәүләт Думасында барлык мәктәпләр өчен өй эшләренә бердәм таләпләр булдыруны тәкъдим иттеләр.

Анда өй эшләрен башкарырга кирәк булган предметларны билгеләячәкләр. Шулай ук яңа система өй эшенең эчтәлегенә һәм күләменә формаль якын килүне юкка чыгарачак, дип яза РБК.

Элегрәк Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин хәбәр иткәнчә, укучыларга йөкләнеш югары булу сәбәпле, өй эшләрен гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр. Әмма мәгариф комитеты рәисе Ирина Белых сүзләренчә, өйгә бернинди эш бирмичә булмый, чөнки кайбер фәннәрдә һичшиксез өстәмә әзерлек таләп ителә. Мондый өй эшләре балаларның иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә.

«Мәсәлән, «Сугыш һәм солых»ны мәктәптә ничек укып булсын», - дип мисал китерде ул.

Ул өй эшләрен алган белемнәрне ныгыту һәм алга таба бару өчен бирәләр, дип ассызыклады.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев