Дилбәр Фәиз радиодан китте. Махсус хәрби операция зонасына
Гади халык та өлеш кертә, отставкадагы хәрбиләр дә ике арада волонтерлык итә, алар кайнар нокталардагы егетләргә гуманитар йөк илтү җәһәтендә ерак сәфәрләрдән кайтып кермиләр. Аларгы кушылып танылган алып баручы Дилбәр Фәиз дә юлга чыккан, дип яза «Шәһри Казан» (Гөлнур Шәрәфиеа)
Әйе, радиодан киткән. Вакытлыча, әлбәттә. Иң мөһиме, исән-сау барып җитсеннәр. Әлегә минутларда ул бер төркем егетләр белән юлда, “әле Луганск җирләренә дә барып җитмәдек”, диде.
Төркемнәре ышанычлы: Арчада ветеран әфганчылар оешмасы җитәкчесе Илнур Яруллин, Сабаның “Солдатка аш” штабыннан Нурия Әбсәләмова, Лаештан Рамил Зиннатуллин белән Илнар Мингалиевлар бу чакрымнарны инде шактый мәртәбәләр ураган. Бертуктамыйча рульдә алмашып баручы егетләр – Илгиз Яруллин белән Рәмис Курамшин. Элемтәгә керсәк тә сөйләшә алмадылар. Дилбәрнең ут теле көйдергән җирләрдә безнең егетләр белән күрешүе – эфирга чыгасы өчен тапшырулары өчен материал туплау җәһәтендә икән. Исән-сау йөреп кайтсыннар! Без изге теләктә торсак та, бер нәрсә күңел бимазалый, ут эченә якынаю теләгенә ире нәрсә диде икән? Каршы килмәгән микәнни? Кайтсын әле, сорарбыз. Имин әйләнеп кайтыгыз, Дилбәр!
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев