Авария китереп чыгарган җиңел машина йөртүчесенең исерек булган.
Ике олы кеше һәм бер бала Казанда авариягә юлыккан. Юл-транспорт һәлакәте Гвардия урамында дүрт автомобиль катнашында килеп чыккан.
«Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, авария бүген 16.16 сәгатьтә Гвардия урамында «Сирень» кафесы каршында булган. Башта зур тизлек белән килгән KIA автомобиле Toyota, аннан соң Daewoo җиңел машиналарына бәрелә. Шуннан соң ахыргы машина көчле бәрелүдән Mazda автомобиленә барып төртелә.
«Авариядә Daewoo машинасындагы өч кеше —йөртүче һәм ике пассажир, шул исәптән балигъ булмаган бала төрле тән җәрәхәтләре ала. Зыян күрүчеләрне хастаханәләргә алып киткәннәр. Беренчел мәгълүмат буенча, KIA шоферы исерек хәлдә руль артында утырган», - диделәр ЮХИДИ хезмәткәрләре.
Нет комментариев