erid:2VtzquqpS7d
Дума русча белмәгән мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыю турында закон кабул итте
Яңалыклар

Дума русча белмәгән мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыю турында закон кабул итте

Дәүләт Думасы рус телен белмәгән чит ил гражданнары балаларын мәктәпкә кабул итүне тыя торган закон кабул итте

Парламентның түбән палатасы спикеры Вячеслав Володин Telegram-каналында шулай дип белдерде.

«Баланы мәктәпкә кабул иткәнче, мәҗбүри тәртиптә аның Россия Федерациясе территориясендә законлы рәвештә яшиме-юкмы икәнлеге, шулай ук рус телен белүе тикшереләчәк», - дип язган Володин.

409 депутат законны кабул итүне яклап тавыш биргән, берсе каршы булган.

Дәүләт Думасы депутатлары ел башыннан алып миграция сәясәтен камилләштерүгә һәм законсыз миграциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән 14 федераль закон кабул иткән.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев