Элеккеге почта бүлеге җитәкчесе бүген көпчәкләр алыштыра
Елдан-ел машина йөртүче хатын-кызлар саны күбәя барса да, машина cервисы өлкәсендә хатын-кыз затын күрергә гадәтләнмәгән без. Ә инде тәгәрмәч алыштыру бөтенләй дә хатын-кыз эше түгел сыман. Арча районы Сарай-Чокырча авылында яшәүче Диләрә Гайнетдинова исә бу стереотипларга нокта куйган. (Интертат, Гөлназ Хәбибуллина)
Диләрәне алып баручы Фәрит Галиевның социаль челтәрләрендә күреп калдык. Берсеннән-берсе авыр машина тәгәрмәчләрен җәһәт кенә алып кереп китте дә, станогына көйләп, ясый да башлады. «Интертат» эшкә батыр Диләрәнең үзен эзләп тапты.
«Иремне жәлләдем дә…»
Диләрәгә 32 яшь. Һөнәре буенча – пешекче-кондитер. Бәби ялына киткәнче, авылда почта бүлеге җитәкчесе булып эшләгән. «Тәгәрмәчләр дөньясы»на исә тормыш иптәшенә ярдәмче кирәк булганга аяк баскан.
Безнең якларда бер генә «шиномонтажка» да юк иде. Ирем белән киңәштек тә, уртак эшебез булыр дип, үзебездән ерак түгел генә «шиномонтажка» ачып җибәрдек. Бу – безнең өчен ишетеп кенә белгән эш түгел, чөнки минем әтием дә шуның белән шөгыльләнә, ләкин аның остаханәсе район үзәгендә.
Эшне башлау белән үк, сезон вакытында бу хезмәткә ихтыяҗ бик зур икәнлеген аңлап алдык. Клиентларыбыз көннән-көн арта, Ленар өйгә кайтып кермичә эшли башлады. Иремне жәлләдем дә булышып карарга булдым. Башта, аңа күңелсез булмасын дип, янәшәсендә басып тора, көпчәкләрне юыша идем. Ә халык агыла гына, эш күп. Берсендә килдем дә: «Мин көпчәк юуудан тыш тагын нәрсә эшли алам?» – дидем. Ирем, әкренләп, башка эшләргә дә өйрәтә башлады, – ди ул.
Диләрәнең иң беренче итеп өйрәнгән эше – «дошиповка» була. Минем ише бу темада начар «йөзә» торган кешеләр өчен язам: кышкы көпчәкләрнең коелган шиплары урынына яңа, өстәмә шиплар кагу була бу.
Коелган, урыныннан чыккан шипларны алып, чистартып, алар урынына яңаны утыртып чыгам. Махсус пистолет белән башкарыла торган эш, бер дә җиңелләрдән түгел. Чөнки пистолеты үзе генә дә 2 килограмм чамасы. Бөтен гәүдәң белән басып эшләргә кирәк.
Баштарак гел шул дошиповка эше белән утырдым. Әкренләп, көпчәкләрнең һавасын чыгарып, сүтәргә өйрәндем. Аннары «балансировка» серләренә дә төшендем. Көн дә күреп торгач, тиз өйрәнәсең икән. Шулай итеп, эшем үзеннән-үзе «ходка» китте, – дип сөйли Диләрә.
Дәвамын ИНТЕРТАТТАН укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев