Элвин Грейның сөенечле яңалыгы бар. Котлыйбыз!
Җырчы Радик Юльякшинга (Элвин Грей) Башкортстан башлыгы указы белән Башкортстан Республикасының халык артисты исеме бирелгән, дип хәбәр итә «Башинформ».
Мактаулы исемне Радик Юльякшинга кичә Уфада Яшьләр сараенда концерты вакытында Башкортостан башлыгы администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Бадранов тапшырган. Концертта шулай ук БР хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Урал Кильсенбаев һәм республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова да катнашкан.
"БР атказанган артисты" исемен җырчы 2017 елда ук алган булган.
Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/elvin-greinyn-soenecle-ianalygy-bar-kotlyibyz
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев