erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җепшек кар көтелә, юлларда бозлавык булуы ихтимал

Ял көннәрендә Татарстанда җепшек кар яварга мөмкин һәм -3 градуска кадәр һава торышы көтелә.

Татарстанда ял көннәрендә җепшек кар, аннары яңгыр яварга мөмкин. Төнлә температура -3 градуска кадәр төшәчәк, көндез +7°стан артмаячак, дип хәбәр иттеләр республиканың Гидрометүзәгендә.

Татарстанда пәнҗешәмбедән шимбәгә кадәр яңгырлы, ә урыны белән җепшек кар белән болытлы һава торышы көтелә. 19 һәм 20 октябрь төнендә 0дан +3 градуска кадәр, көндез +4тән +9°Ска кадәр һава торышы фаразлана.

21 октябрьдә төнге температура +3тән..-2 градуска кадәр төшәчәк. Көндез Татарстанда температура +2дән +7°Ска кадәр булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Республикада якшәмбе, 22 октябрь төнендә, Татарстанның көнчыгышында яңгыр явачак һәм җепшек кар явуы көтелә, температура 0дән...-3 градуска кадәр суыта. 
Татарстан Гидрометүзәгенең фаразы буенча, дүшәмбе, 23 октябрьдә кабат яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә. Төнлә -4 градуска кадәр суытачак. 
 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев