erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: “Татарстанда күпер, юллар су астында калды”

Арча районының Кәче авылында, Казансу елгасы ташып, грунт юл су астында калган.

2026 елның 20 апреленә булган мәгълүматлар буенча, республика сулыкларында гидрологик хәл тотрыклы дип бәяләнә, әмма аерым участокларда су дәрәҗәсенең үзгәреше күзәтелә. Бу хакта республика Гадәтән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсе 53,55 метр тәшкил итә. Түбән Кама сусаклагычында, Яр Чаллы шәһәре тирәсендә, су 63,79 метрга җитеп, бер тәүлек эчендә 4 сантиметрга арткан.

Кайбер территорияләрдә су басу очраклары теркәлгән. Азнакай районында Ык елгасы аша узучы түбән күпердә су 1 сантиметрга кадәр күтәрелгән, әмма тәүлек эчендә 2 сантиметрга кимегән. Арча районы Кәче авылында Казансу елгасы аркасында грунт юлында су биеклеге 10 сантиметр булган, бу күрсәткеч тә кимү ягына үзгәрә. Теләче районы Екатериновка авылында Кече Мишә елгасы аркасында юлда су 5 сантиметр дәрәҗәсендә саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев