erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газ җиһазларына килешү төзү 2023-2024 еллар дәвамында башкарыла

Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча 2024 елның 1 гыйнварына кадәр килешү төземәсәң, газ бирүне өзәләр. (»Шәһри Казан», Дамир Бәдриев)

Әле моңа өстәп, 100 мең сум штраф та түләттерәләр икән, дигән сүзләр халыкта ыгы-зыгы кубарды. Газ оешмалары ишекләре төбендә озын чиратлар барлыкка килде.

 “Газпром трансгаз Казань” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Михаил Фролов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә мәсьәләгә аңлатмалар бирде.

Мәгълүм булганча, Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертелде. Ул газлаштырылган йортлардагы һәм фатирлардагы газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә (ТО) кагыла. Бу турыда 2023 елның 18 мартында кабул ителгән 71нче Федераль канун быелның 1 сентябреннән гамәлгә куелды.

Йорт эче һәм фатир эче газ җиһазларына , шулай ук гомумйорт җилләткеч һәм төтен каналларына техник хезмәт күрсәтү таләпләренең үтәлешен хәзер Торак инспекциясе органнары контрольдә тотачак.

Саннар һәм фактлар

Татарстанда 1 миллион 600 мең физик һәм юридик зат газ җиһазларыннан файдалана;

Идарәче компанияләрнең инде 70 проценты килешү төзегән, ләкин гражданнарның әлегә 10 проценты гына яңа килешү кабул иткән.

— Канунда әйтелгәнчә, килешү 2024 елның 1 гыйнварына кадәр кабул ителергә тиеш. Газ белән тәэмин итү газ җиһазына техник хезмәт күрсәтү килешүе кабул ителгән очракта гына башкарыла, дип тә искәртелгән канунда. Килешү булмаса, кешеләргә 100 мең сум штраф салына икән, дигән сүз дөрес түгел. Бу штраф юридик затларга гына кагыла, ә гражданнарга штраф – 2 мең сум. Әлегә бернинди дә штраф салынмады. Әгәр кеше газ җиһазына техник хезмәт күрсәтү килешүен кабул итүне һаман да сузып килсә, аңа Торак инспекциясе белән берлектә мөрәҗәгать ителә. Шуннан соң да кеше килешү төзүдән кискен рәвештә баш тартса, бу очракта инде штраф салу һәм газ бирүне туктату да ихтимал. Әмма бу иң ахыргы чик,-диде Михаил Фролов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Белеп тор

Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү килешүен төзегәндә үзең белән паспорт һәм фатирга яки шәхси йортка документың булырга тиеш. Килешүне шәһәрләрдә яшәүчеләр дә һәм авылларда яшәүчеләр дә (йорттан яки фатирдан файдаланып торучылар да) яңартырга тиеш.

Электрон килешү

— Килешүне электрон рәвештә дә кабул итәргә була. “Газпром трансгаз Казань” сайтына мәгълүмат куелган. Авылларда яшәүчеләр район үзәкләренә кадәр барып йөрмәс өчен, электрон килешү төзүне үзләренең балаларыннан башкарта ала,-дип киңәш бирде Михаил Фролов.

1 ел срок бирелә

 Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү килешүен быел һәм 2024 ел дәвамында кабул итеп булачак. Михаил Фролов:”Кешеләр кабаланмасын һәм борчылмасын, штрафлар салынмады, якын араларда штраф салу уйланылмый”,-дип тынычландырды. Ләкин, вакыт ул тиз уза. Шунлыктан, газ бирүне өзү һәм штраф кебек күңелсез хәлләргә калмас өчен, газ җиһазына техник хезмәт күрсәтү килешүен ахыр көннәргә калдырганчы акрынлап кабул итү яхшы.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X