erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Газ кулланганда куркынычсызлык: «Газпром трансгаз Казан»дан мөһим кагыйдәләр

Татарстан халкына газ җиһазларыннан файдалануның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр

Татарстанның газ хезмәтләре халыкка газ приборларыннан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәртә.

«Газпром трансгаз Казан» белгечләре ассызыклаганча, биналарны даими җилләтү, төзек вентиляция, җиһазларга вакытында хезмәт күрсәтү һәм теләсә нинди рөхсәтсез эшләрдән баш тарту – фаҗига булдырмау өчен төп шартлар.

Газ хезмәткәрләре бүлмәләрне җылыту өчен газ плитәләрен файдаланырга, эшли торган приборларны караусыз калдырырга, алар янына балаларны китерергә яки куркынычсызлык автоматикасын сүндерергә ярамый, дип кисәтә.

Газ исе чыкканда кичекмәстән башкарылырга тиешле эшләр:

газ приборларыннан файдалануны кичекмәстән туктатыгыз;
газны сүндерегез;
бүлмәне җилләтү өчен тәрәзәләрне һәм форточкаларны ачыгыз;
электр приборларыннан файдаланмагыз;
бинадан чыгып китегез;
104 телефоны яки ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номеры – 112 телефона шалтыратып, авария хезмәтен чакырыгыз һәм газ хезмәте диспетчеры инструкциясен үтәгез


Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-xalkyna-gaz-ihazlarynnan-faidalanunyn-top-kagyidalaren-iska-toserdelar-5917149

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев