erid:2VtzquqpS7d
Гүзәл Уразова белән күңелсез хәл килеп чыккан (видео)
Яңалыклар

Гүзәл Уразова белән күңелсез хәл килеп чыккан (видео)

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың сәламәтлегенә зыян килгән. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

 

— Чаңгыда таудан төшеп бер җир белән бәрелгән идем. Оренбургның 4нче сырхауханәсенә төнлә кереп, рентген снимогы ясаттык. Сынмаган, нык бәрелгән. 5 көн постельдән тормаска кушкан иде дә бит. Алда ике көн Оренбург. Тамашачылар көтеп торганда ничек итеп шунда килеп, ятып калыйм инде мин. Бирешмибез, — дигән җырчы.

Видеоплеер

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев