erid:2VtzquqpS7d
Һава торышы үзгәрә
Яңалыклар

Һава торышы үзгәрә

Бу көннәрдә Татарстанда циклон йогынтысында урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар явып узды, секундына 15–20 метр тизлектә көчле җил булды.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә – 13 июльдә көнчыгыш районнарда яшенле яңгырлар яварга мөмкин, секундына 17 метрга кадәр тизлектә салкынча җил көтелә. Һава температурасы төшә: көндез +21…+26 градус, төнлә +10…+15 градус чикләрендә тирбәләчәк. Якшәмбе – 14 июльдә республика территориясендә антициклон урнашачак. Явым-төшемсез, җилсез диярлек. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +23…+28 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә +10…+15 градус. Синоптикларның башлангыч фаразлары буенча, киләсе атна башында кыска вакытлы яңгырлар яварга, урыны белән боз булырга мөмкин. Тагын эссе көннәр башлана: һава температурасы +25…+30 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/147087/
 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев