Якташыбыз Илназ Баһ хәрбиләребезгә багышлап җыр яздырган
Җырчы Илназ Баһ махсус хәрби операциядәге егетләребезгә багышлап җыр яздырган.
— 10 октябрьдән барлык музыкаль мәйданчыкларында Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһның "Зинһар, исән кайтыгыз" җырын тыңлагыз. Альбина Рәҗәп сүзләре, көе үземнеке, — дип язган җырчы үзе социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Җыр чыннан да күңелләрне эретерлек итеп язылган.
"Сез бит кеңнеңдер газиз баласы,
Яраткан яры, газиз атасы.
Зинһар, исән кайтыгыз", диелгән юллар бар.
Чыганак:Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев