erid:2VtzquqpS7d
Ял көннәрендә Татарстанда һава торышы начарая: явым-төшем һәм көчле җил көтелә
Яңалыклар

Ял көннәрендә Татарстанда һава торышы начарая: явым-төшем һәм көчле җил көтелә

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә республикада һава торышының начараюы турында хәбәр иттеләр.

Шимбә көнне Татарстанда яңгыр һәм секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил, ә якшәмбе карлы яңгыр көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә республикада һава торышының начараюы турында хәбәр иттеләр.

Пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә -4 градуска кадәр суытса да, көндез температура +8..+13 градуска кадәр күтәрелә.

Шимбә, 5 апрельдә температура көндезге сәгатьләрдә +9..+14 градус тәшкил итәчәк. Якшәмбе, 6 апрельдә исә термометрның терекөмеш баганасы көндез Татарстанның көнбатыш һәм төньяк районнарында +5..+10 градус, көньякта һәм көнчыгышта +11..+16 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев