erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңгыр һәм +17 градуска кадәр җылы: 8 апрельгә һава торышы

8 апрель, чәршәмбе көнне, республикада аязучан болытлы һава саклана, урыны белән яңгыр һәм температураның акрынлап күтәрелүе көтелә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар күзәтелергә мөмкин. Җил юнәлеше дә үзгәрүчән булачак: тәүлек дәвамында ул көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка, аннары көнчыгышка таба күчәчәк. Җил тизлеге уртача – секундына 5-10 метр чамасы.

Температура күрсәткечләре язның акрынлап үз көченә керүен раслый. Төнлә һава температурасы 0…+5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә +7…+12 градус җылы көтелә. Шул ук вакытта республиканың көнчыгыш районнарында һава температурасы урыны белән +17 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев