erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңгырлар талпаннарны азындыра

Талпан инфекцияләре сезоны дәвам итә

Ел башыннан Татарстанда талпан кадалуның 7 149 очрагы теркәлгән. Бу уртача күпьеллык күрсәткечләр дәрәҗәсендә. 

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина саклык чараларын куллану әһәмиятен кабат искәртте: дымлы җылы һава торышы, шулай ук гөмбә һәм җиләк җыюның актив сезоны талпан “эләктерү”ләр саны артуына сәбәпче. 

Бүгенге көнгә кешеләр тәненнән алынган һәм табигый мохиттә тотылган 3,5 меңнән артык талпан тикшерелгән. Аларның 17 проценты боррелиоз чыганагы булуы ачыкланган. Талпан энцефалиты вирусы 1,2 процентында табылган (барлыгы 15 очрак). Бүгенге көндә талпан боррелиозының ике очрагы һәм талпан энцефалитының бер очрагы теркәлгән.

Территорияләрне талпаннардан эшкәртү дәвам итә. Әмма һава торышы моңа бераз комачаулый, ди Любовь Авдонина. Чөнки яңгырлар чорында һәм яңгырдан соң 2 көн территорияләрне эшкәртү нәтиҗәле түгел.  Хәзерге вакытта дезинсекция 2 960 гектар мәйданда башкарылган – бу планнан 106 процент.

Чыганак: Шәһри Казан

Фото: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев