erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Яшь педагоглар укытучы һөнәренә ант итте

Казанда яшь педагогларны укытучылык һөнәренә багышлау тантанасы узды. Яңа уку елында мәктәпләрдә эшли башлаган укытучылар һөнәри юлларына символик рәвештә старт бирде.

 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның яшь педагогларга юллаган мөрәҗәгатен республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җиткерде. Ул яшь укытучыларга хезмәтләрендә уңышлар теләп, мәгариф өлкәсенең җәмгыять өчен мөһим урын тотуын билгеләп үтте.

Чараның төп өлеше — яшь укытучыларның һөнәри ант бирүе булды. Мәктәпләргә эшкә килгән педагоглар укытучы исеменә тугрылыкларын белдереп, үзләренең яңа һөнәри баскычка аяк атлауларын символик рәвештә раслады.

Тантана барышында яшь педагогларга факел да тапшырылды. Ул укытучының һөнәри үсешен, белемгә һәм осталыкка омтылышын символлаштыра. Әлеге чара Казанда 2016 елдан бирле үткәрелә һәм яшь белгечләр арасында укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.Яшь укытучылар өчен мондый очрашулар — тәҗрибәле остазлар белән аралашу, һөнәри традицияләрне дәвам итү һәм мәгариф өлкәсендәге зур җаваплылыкны тою өчен мөһим мөмкинлек.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев