erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Язгы чакырылыш: нинди үзенчәлекләре бар?

1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чакырылышның нинди үзенчәлекләре бар? Армиягә чакырылучы егет хәрби белгечлекне яки хезмәт итү урынын үзе сайлый аламы? Татарстан хәрби комиссары, полковник Юрий Беляев «Татар-информ» белән әңгәмәсендә шул сорауларга ачыклык керткән.

Вакыты турында

Хәрби хезмәткә чакырылыш апрельдән июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бездә дә чакырылышка бәйле чаралар башланган инде. Егетләрне 10 апрельдән Татарстанның җыелма пунктыннан хәрби хезмәткә озата башлау күздә тотыла. Чакырылыш буенча хәрби хезмәт вакыты, элеккечә үк, 12 ай тәшкил итәчәк.

Россия Кораллы Көчләре Генераль штабы вәкиле белдергәнчә, егетләрнең барысы да хәрби хезмәткә илебездә урнашкан частьларга җибәреләчәк. Чакырылыш буенча хезмәт итүчеләр яңа төбәкләрдә махсус хәрби операция бурычларын үтәүдә катнашмаячак. Шул ук вакытта чакырылыш буенча хәрби хезмәтен төгәлләүчеләр үз вакытында өйләренә кайтарып җибәреләчәк.

Сайлау мөмкинлеге турында

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга, элеккечә үк, заказлы хат белән кәгазь повестка җибәреләчәк яки шәхсән тапшырылачак. Алар аны имза куеп алачак. Егетләргә, Россия Федерациясе законы нигезендә, хәрби комиссариатларга барып, армиягә чакыруга бәйле чараларны тулысынча үтәргә, шул исәптән хәрби хезмәткә яраклымы, юкмы икәнлекләрен билгеләү өчен, медицина тикшерүе узарга кирәк.

Исегезгә төшерәм: сәламәтлеге әйбәт булса да, хәрби хезмәткә чакыруны кичектереп тору хокукына ия булучыларга медицина тикшерүе үткәрелми. Алар бары тик хәрби хезмәтне кичектерү турында документ алу өчен генә чакырылачак.

Ә инде үзләре хезмәт итәргә теләгән гаскәрләрне сайлап алу мөмкинлегенә килгәндә, чакырылыш комиссиясе гаскәрләрнең ихтыяҗыннан, егетләрнең сәламәтлеге, белеме, хәрби-учет белгечлеге буенча әзерлеге һәм психологик сайлап алу нәтиҗәләреннән чыгып карар кабул итә.

Гаскәрләрнең һәр төре өчен хәрби хезмәт итүгә билгеле бер таләпләр куела. Чакырылыш комиссияләре мондый карар кабул иткәндә, егетләрнең үз теләгенә дә колак сала.

Гадәттә хәрби хезмәткә чакырылучыларның өчтән бер өлеше заманча хәрби техниканы үзләштерү, хәрби-учет белгечлеге алу өчен уку үзәкләренә һәм хәрби частьларга җибәрелә. Укуын тәмамлап, тиешле күнекмәләр алганнан соң алар заманча корал һәм хәрби техникадан файдалану өчен гаскәрләргә юл тота.

Балалы, әти-әнисе авыру яки өлкән яшьтә булган егетләр исә, хәрби хезмәткә чакыру буенча билгеләнгән нормалар чигендә, үзләренең яшәү урыны тирәсендәге хәрби частьларга җибәрелә.

Хәрби белгечлек турында

Хәрби комиссариат юлламасы нигезендә Татарстан Республикасының ДОСААФ белем бирү оешмаларында хәрби белгечлек алырга мөмкин. Гадәттә йөртүче белгечлегенә ихтыяҗ һәрвакыт зур була. Бүген республиканың икътисадый комплексында да йөртүчеләргә кытлык. Әлеге белгечлеккә ия булучылар, бигрәк тә хәрби хезмәт итү чорында билгеле бер тәҗрибә туплаучылар, өйләренә әйләнеп кайткач, лаеклы, хезмәт хакы әйбәт түләнелә торган эшкә исәп тота алачак.

Сәрия Сабурская җитәкчелегендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил аппараты егетләр һәм аларның әти-әниләре белән эшләүгә зур өлеш кертеп килә. Вәкаләтле вәкил республика Хәрби комиссариаты белән берлектә хәрби хезмәткә чакыруга бәйле барлык чараларда актив катнаша.

Гадәттә Вәкаләтле вәкил аппараты, хәрби хезмәт шартлары һәм хәрбиләрнең көнкүреше белән танышу өчен, егетләрне хезмәт итү урынына озатуны оештыра.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/04/166641/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев