erid:2VtzquqpS7d
Җиңел моторлы самолет һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылды
Яңалыклар

Җиңел моторлы самолет һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылды

Тикшерү барышында барлык фаразлар, шул исәптән самолетның техник торышы һәм пилот гамәлләре тикшереләчәк.

Россия Тикшерү комитетының Идел буе тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров эш «Һава транспортын эксплуатацияләү һәм хәрәкәт иминлеге кагыйдәләрен бозу аркасында ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча кузгатылганлыгын әйтте.  

Тикшерүчеләр ачыклаганча, «Ермак» самолеты алдагы көнне 12.40 сәгатьтә күккә күтәрелгән, әмма «Пойма» утырту мәйданыннан очу хокукына рөхсәт булмаган.

Самара өлкәсендә яшәүче 56 яшьлек ир һәм һава судносы пассажиры каты утырту нәтиҗәсендә һәлак булган.

«Тикшерү барышында барлык фаразлар, шул исәптән самолетның техник торышы һәм пилот гамәлләре тикшереләчәк», – дип аңлатты Захаров.

Алдарак «Татар-информ» Әлмәт районында Кәләй авылы янында җиңел моторлы самолетның һәлакәткә очравын язган иде. Фаҗигадә пилот һәм пассажир хатын-кыз һәлак булган.   Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/10-05-2021/i-el-motorly-samolet-lak-tenn-n-so-inayat-eshe-kuzgatyldy-5822653

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев