erid:2VtzquqpS7d
Июньнең сигез көнендә өй җыештырмагыз
Яңалыклар

Июньнең сигез көнендә өй җыештырмагыз

Югыйсә, акчасызлык, күңелсезлекләр киләчәк, дип ышандыра белгечләр. Нинди көннәр соң ул?

“Ярык тагарак” алдында калмас өчен себерке белән идән чүпрәге турында 23, 24 июньдә онытып торыгыз. Белгечләр 9, 26, 27, 28, 30 июньдә дә өй җыештырмау хәерле, дип ышандыра.

Кайсы көннәрдә чисталык урнаштыру белән шөгыльләнергә соң, дисезме? Бар андый көннәр — 15, 16, 17 июнь — күңел биреп өй җыештыру өчен иң уңайлы көннәр. Шулай ук 12, 13, 14, 18, 19, 20 июнь дә җыештыру хуплана.

Калган көннәрдә идән чүпрәгенә тотынсагыз да бернәрсә дә булмаячак. Чисталыктан башка.

Чыганак: https://bavly-tat.ru/news/synamyshlar/iiunnen-sigez-konenda-oi-yestyrmagyz


Нет комментариев