erid:2VtzquqpS7d
Йорт хайваннарына номер бирәчәкләр
Яңалыклар

Йорт хайваннарына номер бирәчәкләр

Россиядә йорт хайваннарына идентификация номерлары бирергә тәкъдим итәләр.

Хуҗа кеше йортында асралучы хайван турындагы мәгълүматны Федераль дәүләт мәгълүмат системасына (ФГИС) тапшырачак. Биредә аның өчен карточка ачылачак һәм уникаль ID биреләчәк. 

Мондый төр хисапка алу мәҗбүри булырмы - әлегә ачык түгел, әмма бу йортсыз йорт хайваннары санын киметергә һәм югалганнарны эзләүне җиңеләйтергә ярдәм итәргә тиеш. Канун проектын Россиянең Табигать министрлыгы әзерли.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/har-et-belan-macenen-uz-nomery-bulacak


Нет комментариев