erid:2VtzquqpS7d
Җиргә иң көчле магнит давылы якынлаша
Яңалыклар

Җиргә иң көчле магнит давылы якынлаша

Бүген Җирдә соңгы ике ай эчендәге иң көчле магнит давылы көтелә.

Мондый геомагнит активлыкның сәбәбе Кояш өслегендәге эре корональ тишек булачак.

Кояшның Җиргә караган ягында күзәтелә торган зур корональ тишек планетага инде бүген үк актив тәэсир итә башлаячак. Җир орбитасы тирәсендә Кояш җиленең тизлеге хәзер якынча 400 км/с тәшкил итә, ул үсә башлап, иртәгә-берсекөнгә якынча 600-700 км/с күрсәткечләренә чыгачак.

Бу дәрәҗәдә Кояш җиле тизлеге ким дигәндә киләсе атна уртасына кадәр сакланачак. Белгечләр мәгълүматлары буенча, бу Җирнең магнит кырына йөкләнешне кискен арттырачак.

Чыганак: Шәһри Казан

фото: ясалма фәһем

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев