Ирләр бик яратып ашый торган салат
Оливье, пилмән, бәлешләр ашалды, ашказаннары "гадәттә тыш режимда" эшләүдән арый башлады. Шунлыктан туклануны бераз үзгәртә башларга вакыт җитте.
Зыяны азрак та, тәмле дә, грузинча салат ясап якыннарыгызны сыйлап карагыз әле. Аны бер ашап караган кеше сездән рецептын сорамый калмаячак.
Аның өчен кирәк була:
1 банка кызыл фасоль
1 данә кызыл татлы борыч
2-3 данә маринадланган кыяр
1 данә кызыл суган
кинза
хмели-сунели тәмләткече.
Кыярны шакмаклап, борыч белән суганны ярымбоҗралап турап, шуңа фасоль, кинза һәм тәмләткечләрне салып, сыек май белән болгатырга кирәк. Әлеге грузинча салатны ирләр бигрәк тә яратып ашый, ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев