erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Югары сыйныф укучыларына һәм көллият студентларына түләүсез ИТ-курслар тәкъдим ителә

Укучыларга өч юнәлеш буенча белем алу мөмкинлеге тәкъдим ителә: ясалма фәһем эшләү, график кушымталар булдыру һәм мәгълүмати куркынычсызлык өчен программалаштыру.

Югары сыйныфларда белем алучылар һәм көллият студентлары Иннополис университетының бушлай ИТ-курсларында катнаша ала. Укуны уңышлы тәмамлаучыларга проект сертификаты биреләчәк, ә кайбер югары уку йортларына кергәндә БДИ нәтиҗәләренә 10 баллга кадәр өстәмә алу мөмкинлеге каралган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Иннополис университеты Россиядәге «Киләчәк коды» федераль проектының 12 провайдерының берсе булды. 2026/27 уку елында укучыларга өч юнәлеш буенча белем алу мөмкинлеге тәкъдим ителә: ясалма фәһем эшләү, график кушымталар булдыру һәм мәгълүмати куркынычсызлык өчен программалаштыру. Курсларның һәрберсе буенча бушлай уку күләме сайланган программага карап 144–148 академик сәгать тәшкил итә. Катнашучы бары тик бер программа сайлый ала.

Курсларда белем алу өчен башта кызыксындырган юнәлешне сайлап, гариза бирергә кирәк. Аннан соң документлар тикшерелә, кандидатлар керү тесты тапшыра.


Нет комментариев