erid:2VtzquqpS7d
Югары уку йортлары олимпиада җиңүчеләрен үз хисапларына кабул итә
Яңалыклар

Югары уку йортлары олимпиада җиңүчеләрен үз хисапларына кабул итә

Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары бюджет урыннары җитмәгән очракта мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны үз хисапларына кабул итәчәк.

Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

Олимпиаданың йомгаклау этабында җиңүчеләрнең һәм призерларның дипломнары дүрт ел дәвамында Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларына тиешле профиль буенча имтиханнарсыз керү хокукын бирә.

«Әйдәп баручы вузлар олимпиадаларда җиңүчеләрне үз акчаларына алалар, чөнки алар – иң сәләтле егетләр, кызлар, мәктәпне тәмамлаучыларның иң талантлылары. Быел да без бу эшне нәкъ шулай оештырырбыз дип уйлыйм», - диде министр.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев