erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз!

“Игьтибар – балалар!” профилактик чарасы старт алды. Ул 26 августтан башланып 8 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бу чара балалар юл-транспорт җәрәхәтләнүен кисәтү максатында үткәрелә.

2024 елның җиде аенда республикада юлларда 225 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, шуларда сигез бала һәлак булып, 242 бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алды. Узган елның бу чорында җиде бала һәлак булган, 251 бала яраланган булган.

Юлда балалар үлү очраклары Яр Чаллы, Лаеш, Югары Ослан, Биектау, Актаныш (берәр бала), Минзәлә (өч бала) районнарында. Арча районында беренче июньдә балалар катнашында бер юл һәлакәте булды. Анда мотоциклда бәрелеп, Иске Чуриледән өч бала зыян күрде. 8 августта Лениногорск районында 15 яшьлек яшүсмер питбайкта атка килеп бәрелгән һәм алган яралардан юл һәлакәте урынында ук һәлак булган.

Балалар катнашында юл һәлакәтләре август, сентябрь айларында, ягъни озак вакыт ял иткәннән соң, юлда йөрү куркынычсызлыгы белән бәйле күнекмәләрне онытып җибәреп, аларны яңадан искә төшерү кирәк вакытта арта.  Узган ел август-сентябрь айларында гына 141 юл һәлакәте булып, дүрт бала үлгән, 147 бала тән җәрәхәтләре алган. Бу ел дәвамында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең 26 проценты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Игътибар – балалар!” чарасы кысаларында Арча районы дәүләт автоинспекциясе “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә профилактик чаралар оештыра.

– Ата-аналар үз балаларының иминлегенә җитди карарга тиеш. Җиде яшькә кадәр балаларны авырлыгына, буена карап туры килгән махсус креслоларда йөртергә кирәк. Җиде яшьтән соң балаларны бары арткы урындыкта гына креслосыз йөртергә ярый. Алда 12 яшькә кадәр махсус креслога утырырга тиешләр, – диде Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов. – Шулай ук машина салонында җиде яше тулмаган баланы берүзен калдырырга ярамый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев