erid:2VtzquqpS7d
Юллардагы камералар яктырткыч утлары сүнгән машиналарны да төшерә башлаган
Яңалыклар

Юллардагы камералар яктырткыч утлары сүнгән машиналарны да төшерә башлаган

Татарстан юлларындагы камералар яктырткыч утлары сүнгән килеш бара торган машиналарны да төшерә башлаган.

Бу хакта республиканың Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте. «Фаралары сүнгән килеш хәрәкәт иткән машинаны йөртүчеләр административ җаваплылыкка тартылачак», – диелә хәбәрдә. Мондый камералар, барыннан да бигрәк, каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыккан аварияләр аеруча күп теркәлгән урыннарда эшләячәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/161518/
 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев