«Кара урман»: Муса Җәлил язмышы экраннарда
Радик Кудояровның Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлил язмышына багышланган «Кара урман» исемле тулы метражлы нәфис фильмы Татарстан кинотеатрларында 12 февральдән күрсәтелә башлый.
Картинада Муса Җәлилнең фаҗигале язмышы һәм аның үлеме нацист җинаятьчеләрен Нюрнбергта җәзалау вакыйгалары белән бәйләп, экранда тәүге тапкыр чагылыш таба. Бу хакта «Татаркино» матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фильмның төп герое – Муса Җәлил. Сюжет шагыйрьнең сүз көченә таянып, шигырьләрен рухи көрәш коралына әверелдерүен, иреккә омтылышны сындыру мөмкин түгеллеген күрсәтә. Режиссер Радик Кудояров Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм батырлыгын мөмкин кадәр тарихи дөреслеккә таянып тасвирларга тырышкан.
Картинаның музыкаль бизәлешендә татар музыкасы аерым урын алып тора. Финал мизгелләрендә, гильотина каһарманнарның гомерен өзгәндә, корбанлык символы буларак «Умырзая» татар халык җыры яңгырый. Шулай ук Белоруссия композиторы Владимир Сивицкий эшкәртүендә Коръәннең «Ясин» сүрәсе кулланылган. Фильмның төп музыкаль лейтмотивы булып борынгы татар җыры «Кара урман» тора.
«Кара урман» фильмы 2024 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төшерелгән. Муса Җәлил образын Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Зөлфәт Закиров гәүдәләндерә.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев