Казан белән Уфа арасында поезд йөри башлаячак
Бу хакта Куйбышев тимер юлы җитәкчесе урынбасары Виктор Новиков хәбәр итте.
Уфа белән Казан арасында туры тимер юл элемтәсе 2026 елга барлыкка киләчәк.
Бу хакта Куйбышев тимер юлы Россия тимер юлларының Башкортстан буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Виктор Новиков сөйләде. Аның сүзләренчә, сәяхәт бер төн дәвам итәчәк. Новиков юнәлешне перспективалы дип атады. Аны 2025-2026 елларда булдырырга ниятлиләр. Халык арасында мондый маршрутның барлыкка килүенә зур ихтыяҗ формалаша.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/143515/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев