Казан метросының икенче линиясен төзүгә өстәмә 1,5 млрд сум бирелә
Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогын төзү эшләре дәвам итә. Республика бюджетыннан проектны гамәлгә ашыруга тагын якынча 1,5 млрд сум акча бүлеп биреләчәк.
Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче өлешен төзү эшләренә өстәмә финанслау каралган. Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган мәгълүматка караганда, бу максатларга республика бюджетыннан якынча 1,5 млрд сум акча бүлеп биреләчәк, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Тендер документларында күрсәтелгәнчә, подрядчыга берничә мөһим төзелеш эшен башкару йөкләнә. Аерым алганда, “Академическая” станциясеннән (“10 нчы микрорайон”) “ТАССРның 100 еллыгы” станциясенә кадәр сул як перегон тоннелен төзү күздә тотыла. Моннан тыш, “Тулпар” станциясендә тышкы су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләрен урнаштыру, электротехник эшләр башкару, эчке суүткәргеч һәм канализация системаларын салу, шулай ук “ТАССРның 100 еллыгы” станциясе өчен котлован казу да планга кертелгән.
Казан метросының икенче линиясе шәһәрнең биш районын тоташтыруны күздә тота: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнары. Беренче участокның озынлыгы 5,37 чакрым тәшкил итәчәк һәм анда дүрт станция төзеләчәк: “ТАССРның 100 еллыгы” (Фучик урамы), “Академическая” (Фучик һәм Завойский урамнары киселеше), “Зилант” (Фучик һәм Ломжинская урамнары киселеше), “Тулпар” (Җиңү проспекты белән Сахаров урамы чатында).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев