erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казан Россиядә социаль мохитне үстерү буенча лидер шәһәрләр рәтенә керде

Казан соңгы биш елда социаль мохит үсешендә сизелерлек алга киткән Россия шәһәрләре исәбенә керде. Бу хакта «ТАСС» ЦСП «Платформа» һәм «ОнИн»компаниясенең аналитик тикшеренү мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, россиялеләрнең 34% ы Казанны социаль өлкәдә уңай үзгәрешләр аеруча сизелә торган шәһәрләрнең берсе дип атады. Лидерлар рәтендә шулай ук Мәскәү, аны респондентларның 71% билгеләп үтте, Санкт – Петербург 42% күрсәткече белән һәм Краснодар-40%.

Гомумән алганда, сораштыруда катнашучыларның 87% ы Россияне үсеш алган социаль сәясәт һәм дәүләтнең социаль процессларда катнашу дәрәҗәсе югары булган ил дип саный. Шул ук вакытта ун респондентның сигезе дәүләтнең социаль тормышның күпчелек өлкәләрендә төп роль уйнавы белән килеште.

Конкрет үзгәрешләр турында сөйләгәндә, халык еш кына иҗтимагый киңлекләр үсешен билгеләп үтте – бу хакта сораштырылучыларның 52% хәбәр итте.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев