erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казан шәһәр Башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәмәтшин: «Милек һәм җир салымнары шәһәр бюджетын, ә транспорт салымы республика бюджетын тулыландыра»

Казанлылар физик затлар милкенә тиешле салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә тиеш.

Узган ел өчен түләнергә тиешле салымнарның гомум күләме 4 миллиард 709 миллион сум.

– Бүгенгә республиканың берләштерелгән бюджетына 1 миллиард 796 миллион сум керде. Милек һәм җир салымнары шәһәр бюджетын, ә транспорт салымы республика бюджетын тулыландыра, – дип хәбәр итте Казан шәһәр Башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәмәтшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Физик затлар 2024 елдан башлап акча кертеме процентларына да салым түләргә бурычлы. Ирек Мөхәмәтшин мисал китергәнчә, әгәр кеше 2024 елда банкка салган акчаларыннан 300 мең сум процент табышы алган булса, аның өчен 11 мең 700 сум салым түләргә тиешле була.

Россия ФНС  сайтында салым түләүченең шәхси кабинетында теркәлгән кешеләр хәбәрләр алган, башкаларга хәбәр почта аша җибәрелгән. Ташламалардан файдаланучыларга, түләргә тиешле салымы 300 сумнан кимрәк булса, аларга хәбәр җибәреп торылмый.

Салымнарны “Личный кабинет налогоплательщика”, “Налог ФЛ” мобиль кушымтасы, “Уплата налогов и пошлин” сервисы ярдәмендә, РФ Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында, банкларда һәм почта бүлекчәләрендә түләргә була.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев