erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казанда 27 февральдә хәйрия автобус маршруты эшли башлаячак

Изге Рамазан аеның беренче җомга көнендә, 27 февральдә, Казанда 30 нчы маршрут буенча бушлай автобус җибәреләчәк. Инициатива Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла

Транспортның алгы пыяласына «Благотворительный маршрут от БФ «Закят» дигән язулы табличка урнаштырачаклар, ә салонны шарлар белән бизәячәкләр.

Акция 2023 елдан бирле үткәрелә һәм шәһәр халкы һәм кунаклары арасында ихтыяҗ зур. Аның максаты-хәйриячелекне популярлаштыру, Рамазан аеның яхшы сыйфатлары һәм изге гамәлләр кылуның мөһимлеге турында мәгълүмат бирү.

Быел «Рамазан – месяц добрых дел» хәйрия марафоны кысаларында борт номеры 708 булган автобуста йөрү 6:00 дән 18:00 гә кадәр бушлай булачак. 30 нчы маршрут Азинодагы «Дуслык» һәм Юдино бистәсендәге «Вокзал яны» тукталышларын тоташтыра, Совет, Идел буе, Вахитов һәм Киров районнары аша уза.

Маршрутны сайлау очраклы түгел: ул иң озын һәм кирәкле маршрутларның берсе. Сәфәр барышында пассажирлар Рамазан аеның мәгънәләре һәм Татарстандагы хәйрия марафоны турында белә алачак. Автобуста ук QR-код аша мохтаҗларга һәм каты авыру балаларны дәвалауга иганә итәргә мөмкин булачак. Быел фонд 100 каты авырулы балага һәм өлкәннәргә ярдәм күрсәтүне планлаштыра.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев