erid:2VtzquqpS7d
Казанда бер хатын-кыз дустының батып үлгәнен сизми калган
Яңалыклар

Казанда бер хатын-кыз дустының батып үлгәнен сизми калган

Кичә коткаручыларга  Казанның Төмән урамы тирәсендә Урта Кабан күлендә хатын-кыз батуы турында хәбәр килеп ирешкән. 

 

Хатынның дусты коткаручыларга коенырга килүләре, күпмедер вакыттан соң дустының юкка чыгуын абайлавын әйтә.  Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

18:20дә  46 яшьлек хатын-кызның мәете ярдан 20 метр ераклыкта, тугыз метр тирәнлектә табылган.

Фаҗига тиешсез урында су коену сәбәпле килеп чыккан.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев