erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казанда Лобачевский исемендәге математика премиясе лауреатын бүләкләделәр

Казанда КФУның Император залында Н. И.Лобачевский исемендәге медаль һәм премия тапшыру тантанасы узды.

Бүләкне Россия Фәннәр академиясе ПОМИ геометрия һәм топология лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре Сергей Ивановка Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм югары уку йорты ректоры Ленар Сафин тапшырды.

Н.И. Лобачевский исемендәге Медаль ике елга бер тапкыр бирелә һәм 75 мең доллар күләмендә акчалата премия белән озатыла. Аны фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендә фән һәм практика өчен мөһим әһәмияткә ия булган фәнни хезмәтләре, ачышлары һәм уйлап табулары өчен галимнәр ала.

Быел премия номинантлары арасында Һиндстан, Үзбәкстан һәм Казахстан галимнәре бар. Быелгы конкурска гаризалар 2024 елның декабреннән кабул ителде, шул ук вакытта жюри составы да расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев