Казанда суррогат алкоголь белән агуланып өч кеше үлгән
Зыян күргән бер хатын-кызны Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Симонов урамында урнашкан йортларның берсендә ике ир-ат һәм ике хатын-кыз суррогат алкоголь белән агуланган. Аларның өчесе ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үк үлгән.
Зыян күргән бер хатын-кызны Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан мәгълүм булды.
«Зыян күргән хатынга 32 яшь. Аның хәле уртача дип бәяләнә. Хәзер табиблар аның тормышы өчен көрәшә», — дип аңлаттылар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев