erid:2VtzquqpS7d
Казанда трамвайлар бәрелеште: зыян күрүчеләр бар
Яңалыклар

Казанда трамвайлар бәрелеште: зыян күрүчеләр бар

Бүген иртәнге җидедә «Мегга Мебель» сәүдә үзәге каршында иртәнге җидедә ике трамвай бәрелешкән.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итте. 

Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше төрле җәрәхәтләр алган. 

«Авариядә дүрт кеше зыян күргән, аларның берсе 7нче Шәһәр хастаханәсенә китерелгән, өчесенә авария булган урында ярдәм күрсәтелә», — дип хәбәр иттеләр агентлыкка ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. 

Чыганак: "Татар-информ"

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев